news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “CELENTANO Tribute Show” исемле шоу узачак

Анда Адриано Челентанога ике тамчы су кебек охшаган артист чыгыш ясый

  (Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 15 ноябрь көнне “Пирамида “ мәдәни күңел ачу үзәгендә “CELENTANO Tribute Show” шоуы узачак. Әлеге музыкаль спектакльдә күпләрнең күңелен яулаган итальян җырчысы Адриано Челентано җырларын ишетергә мөмкин. Спектакльнең төп герое − дөньякүләм җырчыга ике тамчы су кебек охшаган Маурицио Швейцер.

Бу уңайдан бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясе оештырылды. Анда “Татарконцерт” оешмасы генераль продюсеры Андрей Шумарин чыгыш ясады, һәм актер белән видеокүпер булдырылды.

Маурицио Швейцер әйтеп узганча, “CELENTANO Tribute Show” дип аталучы шоуны булдыру идеясы 2008 нче елда барлыкка килә, һәм 25 ләп кешедән торган иҗади төркем Франция, Италия кебек илләрне инде аркылыга-буйга йөргән. Киләчәк планнарына килгәндә, бу шоуны алар элеккеге СССР дәүләтләренә күрсәтергә ниятли. “Адриано Челентаноны СССР да бик яраталар иде, хәзер исә, мине Россиядә җылы кабул итәләр. Өстәвенә, итальяннар һәм СССР халкы белән безнең эчке дөньябыз бик якын кебек тоела миңа”, - ди артист үзе.

Әлеге шоуда катнаша башлаганчы нинди һөнәр иясе булуын журналистлар берничә тапкыр сорасалар да, ул җаваптан качты, ә бары тик, музыкаль белеме булмауга да карамастан, һәрвакыт иҗат белән шөгыльләнүен, җырлавын ассызыклап үтте.

“Адриано Челентаноны кабатлау бер дә авыр түгел. Мин аның бик күп җырларын яратып башкарам, һәм ул − бик күпкырлы шәхес. Шуңа да вокал ягыннан гына кайбер кыенлыклар булды”, - ди Маурицио Швейцер.

Адриано Челентано үзе дә бу шоуны караган, әмма ул бик яшертен кеше булу сәбәпле, Маурициога бер ни дә әйтмәгән.

“CELENTANO Tribute Show” музыкаль спектаклен Самара, Мәскәү, Ярославль, Воронеж, Киров, Краснодар кебек шәһәр тамашачылары да карый алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100