news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Чечен Республикасы мәдәнияте көннәре тәмамланды

Казанда Чечен Республикасы мәдәнияте көннәре 11-13 май көннәрендә үтте.

Казанда Чечен Республикасы мәдәнияте көннәре тәмамланды

Чечен сәнгать осталары Казанга алып килгән концертның девизы итеп республиканың беренче Президенты Әхмәт Кадыйровның «Мәдәнияттән башка милләт юк» дигән сүзләре алынган иде. Бу сүзләр концертны алып баручы тарафыннан да яңгырады, видеорәттән дә күренеп торды.

Казанда өч көн рәттән дәвам иткән Чечен Республикасы мәдәнияте көннәре Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында республиканың 100 еллыгына багышланган концерт белән төгәлләнде.

Оештыручылар концертның Аднан Шахбулатов исемендәге Чечен дәүләт филармониясе коллективлар һәм артистлары белән оештырылуын әйтте.

Концерт башында тамашачыга чечен мәдәнияте турында мәгълүмат бирелде. Программага дөнья һәм рус классикасы әсәрләре һәм милли әсәрләр кертелгән.

Казан тамашачысы алдында Чечен халык уен кораллары оркестры, «Илли» ирләр хор капелласы, Балалар симфоник оркестры, Чечен Республикасының халык артисты Мурад Майкиев һәм Чечен Республикасының атказанган артисты Айна Исаева чыгыш ясады.

Концертның кульминацион ноктасы «Вайнах» бию академик ансамбле чыгышы иде.

Тамашачы концертны югары бәяләде. Аның бер тында үтүен әйттеләр.

Татарстанда Чечен мәдәнияте көннәре Чечен Республикасының мәдәният министры Айшат Кадыйрова катнашында үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100