Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда чаңгы ярышлары буенча Россия кубогы этабында Александр Большунов өченче булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Татарстан Республикасының Тынычлык бистәсендә чаңгы ярышлары буенча Россия кубогы бишенче этабының финалы тәмамланды, дип яза «Татар-информ».
Хатын-кызлар арасында финалда Татарстан Республикасы җыелмасыннан берьюлы ике спортчы призлы урыннар яулады. Анастасия Фалеева (3:25.77) – беренче, Наталья Терентьева (3:25.92) икенче булып килде. Томск өлкәсеннән Алена Баранова (3:27.06) бронза медальгә лаек булды. Ярышларда шулай ук Татарстанны тәкъдим итүче Ольга Сергеева (3:30.38) бишенче урынны яулады.
Татарстанның ир-атлар җыелма командасы вәкилләре исә финалда бер алтын медаль дә алмады. Александр Терентьев (Төмән өлкәсе, 2:55.60) - беренче, Ермил Вокуев (Коми Республикасы, 2:55.74) икенче булып килде. Татарстанны тәкъдим итүче Александр Большунов (2:56.14), Иван Горбунов (2:56.16) һәм Сергей Забалуев (3:00.08) өченче, дүртенче һәм алтынчы урынга лаек булды.
Искәртеп узабыз, чаңгы ярышлары буенча Россия кубогы бишенче этабының соңгы узышлары иртәгә башлана. Бу көнне шәхси ярышлар (скиатлон 10+10 километр) оештырыла. Хатын-кызлар Мәскәү вакыты белән – 11.00 сәгатьтә, ир-атлар 12.50 сәгатьтә стартка чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз