Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда чәкчәктән 10 метрлы манара белән Россия рекорды куячаклар
20 июльдә Казанда, чәкчәктән ун метрлы манара төзеп, Россиянең яңа гастрономия рекордын куярга ниятлиләр. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Конструкцияне «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта төзиячәкләр. Проект кондитер Ренат Әгъзамов җитәкчелегендә 70 белгеч тарафыннан тормышка ашырылачак. Рекорд куюда Татарстан пешекчеләре гильдиясе вице-президенты Илдар Такиулин ярдәм итәчәк.
Манараны ясау өчен 4,5 тонна чәкчәк кирәк булачак. Десерт әзерләүгә 2 мең килога якын он, 30 меңнән артык йомырка, 1,7 мең литр фритюр мае, 1,7 мең литрдан артык бал һәм 560 килодан артык шикәр китәчәк.
Процессны теләгән һәркем күзәтә алачак. 10:00 дән десерт әзерләү башланачак, ә 16:00 дән кунаклар өчен рекорд теркәлү узачак мәйданчык ачылачак. Россия рекордлар гастрономия китабында рәсми теркәлгәннән соң, килүчеләр чәкчәкне татып карый алачак.
«Чәкчәк хаклы рәвештә Казанның һәм республиканың гастрономия символларының берсе булып санала, һәм мондый чара – безнең милли ризык турында тагын бер кат сөйләү өчен менә дигән ысул. Мондый чаралар туристларны Татарстан мәдәнияте белән таныштырырга ярдәм итә», – дип билгеләде Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвили.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Яңа проект 2018 елда Казанда футбол тубы формасында 4 026 кг авырлыктагы чәкчәк ясалганда куелган рекордны узарга тиеш. Биеклек буенча рекордтан тыш, яңа десерт иң авыры да булачак – аның авырлыгы 4,5 тонна тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз