news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда чәкчәктән 10 метр биеклектәге манара төзеделәр

Бүген Казан гаилә үзәге каршындагы мәйданда 10 метр һәм 14 сантиметрлы чәкчәк манарасы төзелде. Биеклек буенча яңа рекордтан тыш, манара авырлык буенча да дөньядагы иң авыр чәкчәк булды – 4 тонна һәм 509 килограмм.

Гастро-гигант әзерләүдә катнашкан танылган кондитер Ренат Әгъзамов билгеләп үткәнчә, десертның биеклеге дүрт катлы бинага тигез. Чәкчәкне ясауда профессиональ пешекчеләр генә түгел, Казанда яшәүче гади кешеләр дә катнашкан.

Проблемаларсыз гына булмый – манараны төзегәндә, көчле кояш аркасында чәкчәк эри башлаган һәм манара әкренләп җимерелгән. Әмма пешекчеләр командасы тиз ориентлаша, кечерәк блоклар ясый башлый һәм аларның һәркайсын азык-төлек пленкасына төрә.

Манараны төзү тәмамлангач, Россиянең гастрономия рекордлары рәсми хөкемдары аның биеклеген теркәү өчен иң югары ноктасына күтәрелә. Ә авырлыгы бөтен төзелеш барышында теркәлеп бара. Нәтиҗәдә ул рекорд куелуны раслый.

news_right_1
news_right_2
news_bot