news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда былтыр икътисади кризис әллә ни сизелми узды

Һәрхәлдә, шәһәр Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Азат Шәрәпов шуны раслый

(Казан, 1 март, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Узган ел нәтиҗәләре буенча, эре һәм уртакул предприятиеләр тарафыннан үзләре җитештергән 120,1 млрд. сумлык товар төялгән, аеруча транспорт чаралары һәм җиһазлары предприятиеләрендә, химия һәм нефть химиясе производствосында үсеш күзәтелгән. Дөрес, төзелеш материаллары, туку һәм тегү предприятиеләрендә җитештерү күпкә кимегән. “Торак төзелеше буенча исә фаразланганнар бик үк дөреслеккә туры килмәде: 723,4 мең кв.м торак төзеп кулланылышка тапшырылды, 20 млрд. сумга социаль-мәдәният объектлары төзелде һәм төзекләндерелде. Тагын күп катлы 700 торак йорт һәм 14 чакрым юл капиталь ремонт күрде”, - дип белдерде бүген Казан шәһәре хакимияте аппаратының “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә шәһәр Башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты рәисе Азат Шәрәпов.

Шуны раслап ясаган чыгышында ул, узган ел дәвамында шәһәр икътисады Татарстан һәм Россиянең уртача күрсәткечләреннән уңайрак хәлдә санала, дип басым ясап әйтте. Мэр Илсур Метшин, болардан тыш, Универсиада спорт объектлары төзелеше бер генә көнгә дә тукталып тормады, былтыр шуларның 8е, алдан билгеләнгән вакытка туры китереп, кулланылышка тапшырылды, дип искәртте. Мэр шәһәр хуҗалыгы, хакимиятнең эшчәнлеге буенча 10 мартта булачак шәһәр Думасы сессиясендә хисап ясаячагын игълан итте.

Фаразланганча, агымдагы елның беренче яртысы узган елдагыдан җиңелрәк булмаячак. Шәһәр социаль-икътисади үсешенә кече бизнес елдан-ел күбрәк өлеш кертә, хәзерге вакытта алар шәһәр икътисадының барлык өлкәләрендә дә гамәлдә, дип, А.Шәрәпов былтыр республика башкаласында 17 мең икътисади актив кече предприятие эшчәнлеген җәелдерүен, аларда 150 меңләп кеше эшләвен һәм уртача хезмәт хакы 18,9 мең сумнан артык булуын белдерде. Ул предпреиятиеләрнең еллык товар әйләнеше 224,7 млрд. сум тәшкил иткән, бу исә Казанның барлык предприятиеләре товар әйләнешенең 36,2 проценты (бу 2008 елдагыдан 2,4 процентка күбрәк) дигән сүз. Бу уңайдан мэр И.Метшин “Казан банкы”/”Банк Казани” муниципаль банкының кече һәм урта бизнес предприятиеләренә кредит бирүен берничә тапкырга арттырырга кирәк дип саный.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100