news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда быелгы сезонның беренче шугалагы 16 ноябрьдә эшли башлаячак

Шугалак “Трудовые резервы” стадионында эш көннәрендә 17.30 - 21.00, ял һәм бәйрәм көннәрендә 14.00 - 22.00 сәгатьләрдә эшли.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”). 16 ноябрьдә, җомга көнне, Казанда “Трудовые резервы” стадионында быелгы сезонның беренче шугалагы эшли башлый. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шугалак “Трудовые резервы” стадионында эш көннәрендә 17.30 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 14.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Көндезге сәгать 12 белән сәгать 2 арасында стадионга хоккей яратучыларны чакыралар.

Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр итүләренчә, шугалак махсус җиһаз һәм ясалма боз кулланылганга бераз гына минус температура булганда да эшли ала.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot