news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда быелгы капиталь ремонт программасы 85 процентка үтәлгән

Шәһәр хакимиятендә күпфатирлы йортларда төзекләндерү эшләрен алдагы ай башында төгәлләргә вәгъдә итәләр.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда капиталь ремонт программасына кертелгән йортларның 85 проценттан артыгы төзекләндерелгән. Бу хакта мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә билгеле булды.

«Бүгенге көндә капиталь ремонт программасы 85,95 процентка үтәлгән. Барлык эшләрне дә агымдагы елның 1 декабренә төгәлләү күздә тотыла», - дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

Быел Казанда капиталь ремонт программасына 280нән артык йорт кергән. Исемлектә шулай ук быел бер гасырлык юбилеен билгеләп үткән Юдино бистәсендәге 27 йорт та бар. Капиталь ремонт программасына республика бюджетыннан 2,1 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.

  • Татарстан башкаласында капиталь ремонт программасы 2008 елда башланды. Шушы вакыт эчендә 2,7 меңнән артык йорт төзекләндерелгән. Нәтиҗәдә, шәһәрдә яшәүче ярты миллионнан артык кешенең яшәү шартлары яхшырган.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100