news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда быел илкүләм проект буенча 23 урамга ремонт ясалачак

Гагарин, Маршал Чуйков, Беломорск, Голубятников, Магистраль һ.б. урамнар норматив хәлгә китереләчәк.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Быел Казан агломерациясендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 61,6 чакрым тәшкил иткән 23 объект төзекләндереләчәк. Шуларның 11е – Казанда (Гагарин, Маршал Чуйков, Беломорск, Голубятников, Магистраль һ.б. урамнар).

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, нәтиҗәдә агломерациядәге юлларның 84,5 проценты норматив хәлгә китереләчәк.

Чаллы агломерациясендә исә гомуми озынлыгы 48,4 чакрым тәшкил иткән дүрт объектны ремонтлау күздә тотыла. Нәтиҗәдә, юлларның 81 проценты норматив хәлгә киләчәк.

Түбән Кама агломерациясендә гомуми озынлыгы 11,1 чакрым тәшкил иткән дүрт объектны (шул исәптән Түбән Кама шәһәрендәге Актүбә һәм Вокзал урамнары) тәртипкә китерү күздә тотыла. Нәтиҗәдә, ел ахырына кадәр норматив күрсәткеч 74,4 процентка җитәчәк.

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» - Россиядә РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларның берсе.

«Татар-информ» агентлыгы быел Татарстанда илкүләм проект буенча 218 чакрым юл төзекләндереләчәге хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100