news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда быел 17 җәмәгать транспортын йөртүче һәм кондуктор эштән җибәрелгән

Быел Татарстан башкаласында җәмәгать транспортының эш сыйфатына карата шикаятьләр саны 16 процентка кимегән.

Казанда быел 17 җәмәгать транспортын йөртүче һәм кондуктор эштән җибәрелгән
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Егор Никитин). Ел башыннан алып казанлылар шәһәр җәмәгать транспортының эш сыйфатына бәйле 4 мең тәкъдим һәм шикаять юллаган. Нәтиҗәдә, 17 йөртүче һәм кондукторны эштән җибәргәннәр. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров Татарстан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китерде.

Ул билгеләп үткәнчә, бер ел эчендә Казанның җәмәгать транспорты 126 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу көн саен 700 меңгә якын кеше дигән сүз.

«Ел башыннан алып транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатына карата 4 меңгә якын тәкъдим һәм шикаять килде. Бу узган елгы күрсәткечтән 16 процентка кимрәк», - диде Шакиров.

Шул ук вакытта, ул җәмәгать транспортын йөртүчеләр һәм кондукторлар эшенә бәйле шикаятьләрнең берсе дә игътибарсыз калмавын һәм берничә этапта каралуын әйтте.

«Хезмәткәрне азат итүгә кадәр бөтен чаралар да күрелә. Әйтик, беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча 290 йөртүче һәм кондуктор премияләрдән мәхрүм калды, 213енә шелтә белдерелде. Тугыз йөртүче һәм сигез кондуктор эшеннән җибәрелде», - дип сүзен йомгаклады докладчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot