Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Бутлеров урамында җәяүлене бәрдергәннәр, ул хастаханәгә озатылган
Казанның Бутлеров урамында бер җәяүлене бәрдергәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә. Алар сүзләренчә, булган хәлдән соң ир-ат юлда аңсыз яткан.
«Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, 39 яшьлек ир-ат җәяүлеләр кичүенә нибары 5 метр гына барып җитә алмаган һәм юлны моның өчен билгеләнмәгән урында кичәргә булган, шуннан соң аны Evolute бәрдергән.
Ир-ат җәрәхәтләр ала һәм 7 нче номерлы Дәүләт клиник хастаханәсенә госпитализацияләнә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз