news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда Бусыгин укулары оештырыла
16 декабрьдә ТР Милли музеенда Россия һәм Татарстанның күренекле этнографлары – Николай Воробьев һәм Евгений Бусыгин истәлегенә багышланган Бусыгин укулары узачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). 16 декабрьдә ТР Милли музее Казан дәүләт университеты һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә Россия һәм Татарстанның күренекле этнографлары – Николай Воробьев һәм Евгений Бусыгин истәлегенә багышланган Бусыгин укуларын оештыра.
Быелның 15 ноябрендә танылган галим, музей белгече, профессор Николай Воробьев тууына 115 ел тулды. Аның татар халкының материаль культурасына караган хезмәтләре галимне бөтен илебезгә танытты. 1921 елдан алып 1929 елга кадәр Николай Воробьев Татар республикасының Үзәк музеенда эшли. Монда ул этнографик коллекцияләрне өйрәнә, системага сала, республикабызның төрле районнарына этнографик экспедицияләр оештыра. Аның эше нәтиҗәсендә халкыбызның декоратив-гамәли сәнгатенә багышланган бай коллекция җыела.
Николай Воробьев эшен аның шәкерте – Евгений Бусыгин дәвам итә. Казан этнография мәктәбенең атаклы вәкиле, Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт консерваториясе профессоры булган галим Татарстандагы этник һәм мәдәни процессларны өйрәнүгә зур өлеш кертә. Фәнни хезмәте өчен Евгений Бусыгин Россия һәм Татарстан атказанган фән эшлеклесе, Россия атказанган мәдәният эшлеклесе исемнәренә лаек була.
Галимнәр истәлегенә багышланган укуларда этнографлар, тарихчылар, археологлар, туган як, музыка, сәнгать белгечләре, музей һәм архивлар хезмәткәрләре катнашыр дип көтелә. Чара кысаларында танылган этнографларның һәйкәлләренә чәчәкләр салу, профессор Евгений Бусыгинның Казан дәүләт университетындагы истәлек тактасын ачу тантаналарын оештыру, “Мөгаллим һәм шәкерт” исемле күргәзмәсен уздыру планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot