Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бушлай татар теле курслары дәвам итә
Казан мэриясе татар теле курсларын дәвам итә. Чираттагы бушлай татар теле курсы 21 сентябрьдә башланып китәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Алты атналык татар теле курслары берничә әзерлек дәрәҗәсенә исәпләнгән. Телне өйрәнә генә башлаучылар һәр пәнҗешәмбе, ә дәвам итүчеләр төркеме һәр сишәмбе саен икешәр сәгать шөгыльләнәчәк.
Татар теле курсы тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган программадан гыйбарәт.
Курсларга сылтама аша теркәлергә кирәк.
Татар теле курслары Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән уздырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз