news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бушлай кайнар ризык өләшү пункты ачыла

25 июньдә Казанның Совет районында «Кеше приюты» хәйрия проектының яңа пункты ачыла. Биредә кайнар ризыкка мохтаҗ һәр кешегә бушлай ризык таратыла. Ярдәм кирәк булган шәһәр халкы әлеге ноктага көн саен 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр (якшәмбедән тыш) Латыш Укчылары урамы, 19 йорт адресы буенча килә ала. Пункт аз керемле гражданнарга, ялгызы гомер итүче өлкәннәргә, күпбалалы гаиләләргә, инвалидларга ярдәм итү максатыннан ачыла, дип хәбәр итә «Кеше приюты» хәйрия проекты матбугат хезмәте.

Проект мәгълүматлары буенча, ярдәмгә мохтаҗларның 85 проценты – үзләрен мөстәкыйль карый алмаган өлкән яшьтәге гражданнар. Яңа пункт өчен урын шәһәрнең Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән тыгыз элемтәдә сайланган. Әлеге карар Казанның Совет районында өлкән яшьтәге шәһәр кешеләренең шактый күп булуы белән аңлатыла, алар өчен бу пункт мөһим ярдәм ноктасына әйләнәчәк.

Яңа пункт 10:00 сәгатьтә ачыла.

Бу көнне 65 яшьтән олырак өлкәннәргә, I һәм II группа инвалидларга азык-төлек җыелмасы, көнкүреш химиясе бирелә. Аларны алу өчен үзең белән яшьне, инвалидлыкны раслый торган документ булуы мөһим.

Ачылу чарасына килүчеләр өчен концерт программасы әзерләнә. «Могҗиза» театр студиясендә шөгыльләнүче сәламәтлеге чикле балалар кунакларга үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтәчәк.

Бүгенге көндә хәйрия ризыклары Казанда 12 адрес буенча: Борхан Шаһиди урамы, 26 йорт, 1 корылмада, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2 йорт, 3 корпуста, Академик Павлов урамы, 6а, Академик Лаврентьев урамы, 6, Окольная урамы, 25б, Дачная урамы, 3а, Юлиус Фучик урамы, 52, Авангард урамы, 95, Липатов урамы, 6б, Симонов урамы, 3, Гудованцев урамы, 6, Ильич урамы, 21 йорт адреслары буенча таратыла.

Сәламәтлеге, гаилә хәле, башка сәбәпләр аркасында авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм итү максатыннан оештырылган «Кеше приюты» хәйрия оешмасы 2018 елдан бирле эшли. Кайнар ризык өләшү белән бергә, проект мохтаҗларны кием-салым, медицина ярдәме, эшкә урнашу мөмкинлеге, торак, шулай ук психологик һәм юридик консультацияләр белән тәэмин итә.

Исегезгә төшерәбез, «Кеше приюты» фонды мохтаҗларга балаларны ашату урындыкларын бушлай тарату турында игълан итте. Әлеге ярдәм ялгыз аналар, күпбалалы гаиләләр һәм инвалидлар өчен билгеләнгән. Моннан тыш, аларга вак-төякләр салу өчен пластик комод, пастила, юыну һәм юу өчен кирәк-яраклар бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot