news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бушлай участоклар алу өчен чиратта торучылар саны ун тапкыр арткан

2012 елда Казанда яшәүче 5,6 меңнән артык күпбалалы гаиләгә бушлай җир кишәрлекләре бирелгән.

Казанда бушлай участоклар алу өчен чиратта торучылар саны ун тапкыр арткан
архив/Михаил Захаров

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Егор Никитин). 2012 елның февралендә күпбалалы гаиләләрне бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин итү буенча федераль программа гамәлгә ашырыла башлады. . Хәзер Казанның 12,2 мең гаиләсе бушлай җир алу хокукына ия. Бу 2012 елга караганда 10,5 такырга артык. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов Казан мэриясендә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый мәгълүмат китерде.

2012 елдан бирле бу программаны Казанда яшәүче 5,6 меңнән артык гаилә файдаланган

Ренат Галәветдинов сүзләренчә, 2019 ел башыннан алып Казанда яшәүче 277 күпбалалы гаилә бушлай участоклар сайлау комиссияләрендә булган.

«Шулардан 142 гаилә гомуми мәйданы 106,7 мең квадрат метр тәшкил иткән җир кишәрлекләре алган, 50 гаилә участоклардан баш тарткан. Быелның ахырына кадәр комиссияләргә 1,8 меңнән артык гаиләне чакыру күздә тотыла», - дип искәртте Ренат Галәветдинов.

Докладчы чагыштырып карау өчен узган елгы статистиканы китерде. 2018 елда 1,3 меңнән артык күпбалалы гаилә Казан янында җир кишәрлекләре алган. Бүленгән участокларның күп өлеше Лаеш районының Сокуры бистәсе һәм Биектау районының Каймар бистәсе янындагы җирлеккә туры килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100