news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда бушлай кан тапшыру турында килешү имзаланды

Татарстан - Россиядә Кан үзәге белән "Donorsearch" коммерциячел булмаган бергәлек арасында килешү имзаланган беренче төбәк

  (Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Казанда, кан һәм аның компонентларының ирекле донорлыгы үсеше федераль программасы кысаларында, республиканың кан үзәгендә Татарстан учреждениесе белән "Donorsearch" коммерциячел булмаган бергәлек арасында социаль хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан - Россиядә Кан үзәге белән "Donorsearch" коммерциячел булмаган бергәлек арасында социаль мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итү өчен килешү имзаланган беренче төбәк.

Имзаланган беркетмә кысаларында, оешмаларның хезмәттәшлеге кан тапшыру идеясен популярлаштыру һәм җәмәгатьчелекне кан һәм аның компонентларының ирекле донорлыгы үсеше программасында катнашырга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

"Donorsearch" оешмасы 2010 елның ноябрендә DonorSearch.org популяр интернет-ресурсы аша кан һәм аның компонентлары донорларын җәлеп итү өчен оештырылган. Аның төп бурычы – бушлай кан тапшыруны популярлаштыру, яңа донорлар җәлеп итү, беренчел донорларны даими кан тапшыруга тарту, даими кан тапшыручыларны бүләкләү.

Бүген проект базасында 20 меңнән артык донор теркәлгән, аларның 1 меңгә якыны – Татарстаннан. Проект командасында Россиядән 30 дан артык волонтер исәпләнә, аларның 10сы - Казанда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100