Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бушлай кан бирүне үстерү өлкәсендә социаль хезмәттәшлек беркетмәсе имзаланган
Республикадагы барлык донорларның 40 проценттан артыгы - 18дән 29 яшькәчә кешеләр
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). 28 октябрьдә "Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика кан үзәге", "Мы..." хәрәкәте, "Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы арасында бушлай күпләп кан тапшыруны үстерү өлкәсендә социаль хезмәттәшлек турында беркетмә имзаланган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Имзаланган беркетмә кысаларында, килешү донорлык идеяләрен популярлаштыру һәм халыкның киң катламнарын бушлай кан һәм аның компонентлары донорлыгын җәелдерү-тарату программасында катнашуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
2008 елдан РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Федераль медицина-биология агентлыгы тарафыннан кан хезмәтен үстерүнең зур күләмле программасы тормышка ашырыла. Программаны гамәлгә кертүнең бер юнәлеше - күпләп бушлай кан һәм аның компонентлары донорлыгы системасын үстерү.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика кан үзәгендә донорлар катламын саклап калу һәм кан бирүгә яңа катнашучыларны җәлеп итү буенча зур эшләр башкарыла. Даими рәвештә укучылар, студентлар, яшьләр хәрәкәте лидерлары белән очрашулар уздырыла. Республика дәрәҗәсендә һәм донорлар хәрәкәтен үстерү буенча федераль чаралар кысаларында традициягә әверелгән донорлык акцияләре («АвтоМотоДонор», «Подари сердце городу», «Спасибо, донор!», «Донорское совершеннолетие») оештырыла, мактаулы донорларны хөрмәтләү буенча тантаналы чаралар үткәрелә.
Татарстан донорлар хәрәкәтендә яшьләр, бигрәк тә студентлар, актив катнаша. Республикадагы барлык донорларның 40 проценттан артыгы - 18дән 29 яшькәчә кешеләр.
Республика кан үзәге "Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы һәм "Мы..." яшьләр хәрәкәте белән 2005 елдан бирле тыгыз хезмәттәшлек итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз