news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда буш йортта чыккан янгында ике кеше һәлак булган

Аракчино бистәсенең Идел буе урамында бүрәнәле йорт янып беткән.

(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Казанда буш йортта чыккан янгында ике кеше һәлак булды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Төнге сәгать бердә 112 ашыгыч бердәм номерына Аракчино бистәсенең Идел буе урамында хуҗасыз агач корылманың януы турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр утны 15 минут эчендә сүндерә. Янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил итә.

Янып беткән конструкцияләрдә ике кешенең мәете табыла. Аларның шәхесләре ачыклана.

Башлангыч версия буенча, янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot