news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Буран» планы кертелгәннән бирле урамнардан 200гә якын машинаны эвакуацияләгәннәр

Казанда «Буран» планы кертелгәннән бирле урамнарны кардан чистартырга комачаулаган 197 җиңел һәм йөк машинасын эвакуацияләгәннәр. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Элегрәк Транспорт комитында урамнарда куеп калдырылган транспорт аркасында юлларның бер өлеше чистартылмый кала, бу машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен куркыныч тудыра, дип белдерделәр. Шәһәр халкын юл билгеләренә игътибарлы булырга, транспортны тыючы билгеләр янында калдырмаска һәм коммуналь хезмәтләр эшенә комачауламас өчен автомобильләрне алдан ук күчереп куярга чакыралар.

Исегезгә төшерик, Казанда җомга игълан ителгән «Буран» планы гамәлдә. Кичә урамнарны җыештыруга махсус техниканың рекордлы саны – 1340 берәмлек җәлеп ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot