Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда буран булу сәбәпле, «Мега» сәүдә үзәге ябылды
Кибетнең элемтә үзәге операторы мәгълүматлары буенча, бүген комплекс эшләмәячәк.
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Казанда буран булу сәбәпле, «Мега» сәүдә үзәге ябылды, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына комплексның элемтә үзәге операторы.
«Үзәк көне буе ябык булачак», - диде «Мега»да эшләүчеләр.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казанда начар һава торышы аркасында шәһәрара автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте туктатылуы хакында хәбәр иткән иде. Буран аркасында шәһәрдә 9 баллы «бөке»ләр хасил булды, юл-транспорт һәлакәтләренең саны артты, Казан аэропортында рейслар тоткарланды, боз кичүләре ябылды. Балаларга мәктәпкә бармаска рөхсәт иттеләр. Казан-Чистай юлында машиналар берничә чакрымга сузылган «бөке»дә утыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз