news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Әбунәче көне уздырыла

Моның өчен “Тандем” комплексы сайланган

  (Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан каласында”Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексында Әбунәче көне уздырыла. Бу хакта “Татарстан почтасы” федераль почта элемтәсе идарәсе – “Почта России” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әбунәче көнендә биредә һәркем теләгән басмага ташламалы бәядән языла ала. Аларга шулай ук кызыклы акцияләрдә катнашып, бүләккә ия булу мөмкинлеге була. Акцияләр кысаларында республика, төбәк һәм җирле газета-журнал редакцияләре вәкилләре үзләренең басмаларын презентацияли, укучылары белән очраша, призлар уйната. Почта операторы хезмәткәрләре килүчеләргә ташламалы бәядән басмаларга язылу ункөнлеге турында мәгълүмат бирә, язылганда кулай вариантлар сайлауда консультацияли.

Искәртеп үтәбез: вакытлы матбугатны яздырып алу өчен ташламалы хезмәт күрсәтү икенче яртыеллыкта 15-25 октябрь көннәрендә почта элемтәсенең барлык бүлекләрендә дә гамәлдә. Акцияләрдә катнашу, Татарстандагы популяр басмалар белән танышу, ташламалы язылу өчен сәгать 10.00дән алып 15.00гә кадәр вакыт каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot