news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда булачак табибларны әзерләү мәсьәләләре күтәреләчәк

15 октябрьдә “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында Идел буе федераль округының сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләренә вуздан соң һәм өстәмә белем бирү буенча Координацион Совет утырышы узачак

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). 15 октябрьдә “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында Идел буе федераль округының сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләренә вуздан соң һәм өстәмә белем бирү буенча Координацион Совет утырышы узачак.

Җыелыш аның рәисе, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры, профессор Камил Зыятдинов җитәкчелегендә үтәр дип көтелә. Татарстаннан Совет утырышында сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Хезмәтенең Татарстандагы Идарәсе башлыгы Рөстәм Сәфиуллин, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов катнашыр дип уйланыла.

Билгеле булганча, хөкүмәт үз алдына халыкка үтемле, югары сыйфатлы медицина ярдәмен күрсәтү бурычын куя. Әлеге максатка югары квалификацияле белгечләрсез ирешеп булмый. Шуңа күрә илебездә сәламәтлек саклау өлкәсе белгеләрен укытуга һәм әзерләүгә зур әһәмият бирелә. Булачак табиблар дәүләт өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, медицина уку йортлары табибларын дипломнан соң әзерләү факультетларында белем ала. Белгечләргә клиник ординатурада, интернатурада укып чыгарга мөмкинлек тудырыла. Аспирантурада фәнни-педагогик кадрларны әзерләү эше алып барыла.

Координацион совет утырышында белгечләр 2008 елда һәм 2009 елның беренче яртыеллыгында “Сәламәтлек” илкүләм өстенлекле проектының участок, гаилә табиблары белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү юнәлешен тормышка ашыру; вуздан соң һәм өстәмә белем бирүне оптимальләштерү; Россия Федерациясе субъектларындагы сәламәтлек саклау өлкәсе идарәчеләре һәм медицина белем бирү учреждениеләре тарафыннан белгечләрне әзерләүне планлаштыру буенча уртак эш алып бару һәм башка мәсьәләләр күтәреләчәк.

Совет утырышында Ульяновск, Чуашстан, Киров, Түбән Новгород, Ырымбур, Пенза, Пермь, Башкортстан, Мари Иле, Мордовия, Самара, Сарытау, Удмуртия төбәкләреннән белем бирү учреждениеләре ректорлары, аларның урынбасарлары, министрлар урынбасарлары катнашачак. Әлеге мәгълүматны Казан дәүләт медицина академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.    

           

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100