Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда булачак семинар-практикум дәүләт һәм муниципаль заказлар мәсьәләләренә багышлана
Ул республика һәм шәһәрләрдәге кече һәм урта эшмәкәрлек җитәкчеләре өчен махсус оештырыла
(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). 26, 27 февраль көннәрендә Предприятиеләрне реформалау укыту үзәгендә (Казан ш., К.Маркс ур., 23/6) республика һәм шәһәрләрдәге кече һәм урта эшмәкәрлек җитәкчеләре өчен, дәүләт һәм муниципаль заказлар урнаштыру мәсьәләләренә багышлап, мәгълүмати семинар-практикум уздырылачак. Анда ТР дәүләт заказы буенча агентлыгы белгечләре электрон сәүдә мәйданчыкларында, шул исәптән электрон товар-мәгълүмати системасында (ЭТИС), эшләргә өйрәтәчәк. Семинар-практикумда шушы өлкәдә эшләүче заказчылар төрләре, заказлар урнаштыру һәм таләпләр, заказ табу юллары, ачык аукцион серләре, заявка бирү һәм типик хаталар, бәхәсле мәсьәләләр һ.б. проблемалар каралачак.
Казан мэриясеннән алынган белешмәдә әйтелгәнчә, тагын сәүдәләрдә катнашучылар һәм дәүләт заказчылары интересларын контроль, хөкем һ.б. органнарда яклау буенча консультацияләр биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз