news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда булачак әниләр өчен концерт оештырыла

28 май көнне «Казан» кунакханәсендә “Булачак әниләр өчен музыка” дип исемләнгән концерт узачак

(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). 28 май көнне «Казан» кунакханәсендә “Булачак әниләр өчен музыка” дип исемләнгән концерт узачак. Аны “Тамаша” продюсерлык үзәге республика акушер-гинекологлар Җәмгыяте белән берлектә оештыра.
“Булачак әниләр өчен музыка” проекты быелның 5 мартында А.Горькийның әдәби-мемориаль музеенда старт ала. Чит илләрдә һәм Россиядә шундый концертлар, сирәк булса да, уздырылып килә. 2006 елның июннедә Казанда да Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музыка бүлеге җитәкчесе Айгөл Софийская “Булачак әниләргә!” дигән проектны тормышка ашыра башлый. Проектны гамәлгә ашыруда Казан дәүләт медицина университетының акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Әлбир Хәсәнов һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, дирижер Рәшит Скуратов та катнашалар.
Россия табиблары булачак әниләргә классик музыканы тыңларга киңәш итә. Музыка әле тумаган балага уңай тәэсир итә. Моны истә тотып, концертларда Бах, Моцарт, Бетховен, Вивальди, Шопен, Шуберт, Чайковский әсәрләре яңгырый. Музыканы халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары башкара. Алга таба концертларда табиб-гинекологларның аңлату лекцияләре тә тәкъдим ителер дип уйланыла.
“Тамаша” продюсерлык үзәгеннән хәбәр ителгәнчә, Казанда “Булачак әниләр өчен музыка” проекты концертларын ай саен уздыру планлаштырыла. Тамаша промо-акцияләр, бәйгеләр һәм башка кызыклы чаралар белән үрелеп барыр дип көтелә. Шундый музыка кичәләрен республикабызның башка районнарында да оештыру күздә тотыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot