news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда булачак аналар өчен бал оештырыла

24 октябрьдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда булачак аналар өчен оештырылган “Туачак сабыйларга – музей!” исемле курсларның соңгы дәресе – бал оештырыла

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). 24 октябрьдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда булачак аналар өчен оештырылган “Туачак сабыйларга – музей!” исемле курсларның соңгы дәресе – бал оештырыла. Ул “Тугыз айлык могҗизага гимн” дип атала. Әлеге программа булачак аналарны рухи яктан баету, халәтләрен яхшырту, туачак сабыйны инде ана карынында ук тәрбияләү максатын күздә тота.
Чарада Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбе шәкертләре, “Казан хәзинәләре” иҗади коллективы чыгышы планлаштырыла. Булачак аналар туачак сабыйларына үзләре язган бишек көйләрен җырлаячак. “Туачак сабыйларга – музей!” циклы кысаларындагы очрашуларда 10 хатын-кыз катнашты.
Курслар дәвамында музей залларында булачак аналар психологлар, арт-терапевтлар белән аралашты, тренингларга, сынлы сәнгать дәресләренә йөрде. Шулай ук аларга музей тупланмаларына экскурсия оештырылды, бишек җырлары өйрәтелде.
Дәресләр “Рухият һәм табигать гармониясе”, “Яңарыш чоры психологиясе һәм бүгенге заман кыйммәтләре”, “Романтик гүзәллек һәм рухият”, “Органик һәм техник матурлык: параллель дөньялар”, “Этник мәдәнияттә матурлык”, “Ана булуның матурлыгы”, “Уенчыклар ясау”, “Массмедиа матурлыгы һәм аталар роле” кебек темаларга багышланды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100