Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда булачак әти-әниләрне перинаталь үзәккә экскурсиягә чакыралар
8 июльдә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан М.Н.Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы перинаталь үзәк булачак әти-әниләр өчен үз ишекләрен ача. Гаилә парларына мөһим вакыйгага әзерләнергә ярдәм итә торган белем бирү программасы әзерләнгән. Гаилә бәйрәме программасы турында эшлекле дүшәмбедә Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина сөйләде.
Булачак әти-әниләр перинаталь үзәктәге шартларны шәхсән бәяләү өчен палаталарга экскурсия ясый алачак. Учреждениенең әйдәп баручы белгечләре ата-аналарның бала табуга һәм яңа туган баланы карауга кагылышлы борчыган сорауларына җавап бирәчәк.
«Мондый формат булачак ата-аналарга документ тутыру эшен алдан аңларга һәм бала тугач та беренче атналарда ыгы-зыгы һәм борчудан арынырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләде Елена Студеникина.
Бәйрәм тантаналы рәвештә төгәлләнәчәк: бала тудыру йортыннан чыгарга әзерләнгән бәбигә исем кушу тантанасы үткәреләчәк һәм аның әти-әнисенә беренче дәүләт документы – туу турында таныклык тапшырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз