news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бүген төнлә Раштуа гыйбадәтеннән соң автобуслар йөриячәк

Казанда бүген төнлә Раштуа гыйбадәтеннән соң автобуслар йөриячәк
Фото: «Татар-информ»

Казанда 6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә шәһәр транспорты 2:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте транспорт комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Төнлә Казан Изге Ана иконасы соборы янында Раштуа уңаеннан бәйрәм гыйбадәте узачак. Гыйбадәт тәмамлаганнан соң «Казан авиация институты» тукталышына 10, 23, 30, 60 һәм 89 номерлы автобуслар киләчәк.

Бәйрәм көннәрендә транспорт эше турында сораулар белән комитетның кайнар линиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7 (843) 223-28-28.

news_right_1
news_right_2
news_bot