Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бүген төнлә 406 машина урамнарны кардан чистартачак
Татарстан башкаласында төнлә урамнарны кардан чистартырга 406 берәмлек махсус техника һәм 62 юл эшчесе чыгачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Урам-юл челтәрен кардан чистартуга 114 катнаш юл машинасы һәм 57 трактор щеткасы җәлеп ителәчәк.
Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында аңлатуларынча, беренче чиратта юлларны бозлавыкка каршы эшкәртү һәм карны эттерү эшләре башкарылачак.
Казанлылар юлларны һәм тротуарларны чистарту сыйфатына карата шикаятьләрне @kznhelpbot телеграм-ботына яисә 8 (843) 222-72-22 телефоны аша җибәрә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз