Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бу атнада футбол, флорбол, регби буенча ярышлар үткәреләчәк
Үсмерләр клублары яшьләре, хәрби хезмәткә җыенучыларга багышлап, хәрби-гамәли спорт төрләре буенча осталыкта көч сынашачак
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). 14 октябрь көнне сәгать кичке 6да Казанның Үзәк стадионындагы футбол-җиңел атлетика манежында (Ташаяк ур., 2а) шәһәрнең физик культура һәм спорт комитеты ветераннар арасында Казан шәһәре Кубогына футбол буенча финал уеннарын башлап җибәрә.
16сы көнне шушы ук вакытта «Лада» үсмерләр клубында (Гаврилов ур., 22) үсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр арасында флорбол буенча, ә 17 октябрьдә сәгать 10да Киров районындагы 87 нче гомумбелем бирү мәктәбендә (Серов ур., 12а) «Заречье» һәм «Динамо» командалары арасында регби буенча район ярышлары старт алачак.
17, 18ендә шәһәрнең физик культура һәм спорт комитеты җанатарларны һәм спортка битараф булмаганнарны «Ак Бүре» (Ваһапов ур., 17) һәм «Олимп» (Чистай ур., 67) спорт комплексларына ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Казан шәһәре чемпионатына чакыра. 18 октябрьдә иртәнге 9да «Тасма» спорт комплексында (Гагарин ур., 56а) үсмерләр клублары, хәрби хезмәткә җыенучыларга багышлап, хәрби-гамәли спорт төрләре буенча осталыкта көч сынашачак.
Әлеге мәгълүматлар Казан шәһәре Башкарма комитетыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз