Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бу атнада балаларга кушкан иң популяр исемнәр – Ясминә, Диана, Полина, Кәрим
Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә үткән атнада 498 сабый теркәлде: башкалада 260 малай һәм 238 кыз туган.
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 498 сабый теркәлде: 260 малай һәм 238 кыз. Иң кечкенә бала – 1130, ә иң зуры – 4750 грамм. Иң яшь анага – 17, ә иң өлкән анага 42 яшь, дип хәбәр итәләр ЗАГС идарәсеннән.
Бу атнада иң популяр исемнәр – Ясминә, Диана, Полина, Александр, Кәрим, Тимофей, ә иң сирәк исемнәр – Анисия, Эрнест, Франческа, Лидия, Эйя, Сельвия, Агата, Дияр, Маркус, Лина.
Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 167 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгән. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 яшь, иң олы кияүгә – 81, каләшкә – 60 яшь булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз