news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «БРИКС җәмәгатьчелеге суверен үсеш өчен» түгәрәк өстәле старт алды

Казанда «БРИКС җәмәгатьчелеге суверен үсеш өчен» түгәрәк өстәле старт алды
Фото: © «Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев

ТР Иҗтимагый палатасында «БРИКС җәмәгатьчелеге суверен үсеш өчен» халыкара түгәрәк өстәле кысаларында беренче очрашу узды. Чарада катнашучылар алдагы утырышларда җентекләп каралачак мәсьәләләр һәм очрашулардан көтелгән нәтиҗәләр турында фикер алышты.

«БРИКС – ул халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа форматы. Ул күп өлкәләрдә хезмәттәшлекне күздә тота», - дип белдерде Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Түгәрәк өстәлнең нәтиҗәсе БРИКС илләре җәмәгатьчелегенә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына адресланган төп тезислар белән резолюция имзалау булачак.

«Резолюция кысаларында БРИКС дәүләтләре башлыкларына мөрәҗәгать булыр, дип планлаштырабыз. Анда, аерым алганда, академик бергәлекне институциональләштерү белән бәйле дүрт конкрет тәкъдим бар. Безнең иң йомшак звено – күп полярлы дөнья теориясе, аның өстендә эшләргә кирәк. Күпләр бердәмлек турында сөйли, әмма һәрвакыт аның ничек төзелгән булуы турында сорау туа», — дип билгеләп үтте Казан инновация университеты ректорының стратегик инициативалар буенча киңәшчесе Олег Агапов.

Калган өч тәкъдим БРИКС эчендә цивилизацияара үсешне тыеп торучы блокларны бетерү өчен юл картасын билгели һәм күп полярлы һәм бер полярлы дөнья арасындагы көрәш темасына кагыла, дип өстәде Агапов.

news_right_1
news_right_2
news_bot