Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда БРИКС Яшьләр советының беренче кара-каршы утырышы башланып китте
Татарстан башкаласында БРИКС илләре Яшьләр советының тарихта беренче тапкыр кара-каршы форматта узучы утырышы башланып китте. Утырышта берләшмәгә керүче барлык тугыз дәүләттән якынча 40 делегат катнаша. Алар алга таба корылачак халыкара үзара хезмәттәшлек турында фикер алышачак һәм чаралар календарь планын төзиячәк.
«Быел бу БРИКС илләре Яшьләр советының беренче кара-каршы утырышы. Онлайн-режимда исә мондый очрашу инде 2023 елда булды. Шушы берничә көндә 2025 һәм аннан соңгы елларга чаралар планын төзү мөһим. План Казан декларациясендәге нигезләмәләргә туры килергә тиеш. Яшьләр – теләсә кайсы илнең этәргеч көче, дип саныйм. Халыкара бергәлеккә интеграцияләнү өчен икътисади һәм сәяси миссияләр белән беррәттән гуманитар миссияләр дә мөһим», - дип белдерде ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.
Аның сүзләренчә, Татарстан утырышта яшьләр сәясәте, мәгариф, технологияләр һәм спорттагы тәҗрибәсе белән уртаклашачак, шулай ук БРИКС илләре белән хезмәттәшлек итү юлларын эзләячәк.
БРИКС Яшьләр советының биш хезмәттәшлек юнәлеше билгеләнгән: фән һәм мәгариф, эшмәкәрлек, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, волонтерлык, технологияләр һәм инновацияләр, дип аңлатты Яшьләр эшләре федераль агентлыгы Яшьләр проектлары һәм программалары идарәсенең халыкара эшчәнлек бүлеге башлыгы Валерия Черногородова.
Утырышта Россия, Көньяк Африка Республикасы, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бразилия, Кытай, Һиндстан һәм Мисыр вәкилләре катнашты.
БРИКС илләре Яшьләр советы утырышының чит ил кунаклары өчен эшлекле программадан тыш бай мәдәни программа да оештырылган. Аларны Татарстанның үзенчәлекләре һәм милли ашлары белән таныштырдылар, Казанның төп истәлекле урыннарын күрсәттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз