news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда БРИКС яшьләр саммитын үткәрү идеясен хуплыйлар

Әлеге мәсьәлә буенча Россия Президенты Владимир Путин карары көтелә

(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). 2015 елның июнь аенда Казанда БРИКС Халыкара яшьләр саммитын үткәрү башлангычын РФ Тышкы эшләр министрлыгы, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык хуплаган. Бүген бу хакта ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында Татарстан Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә буенча Россия Президенты Владимир Путин карары көтелә. Казанда БРИКС Халыкара яшьләр саммитын үткәрү тәкъдиме беренче тапкыр агымдагы елның апрель аенда Мәскәүдә узган БРИКС млләре яшь лидерлары форумында яңгыраган иде. Аны РФ Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Бариев игълан итте.

Искәртеп узыйк: 2015 елда Россия БРИКСта рәислек итәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100