Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда БРИКС Уеннарының кайчан узачагы билгеле булды
БРИКС илләренең спорт Уеннары Казанда 2024 елның 20-23 июнендә узачак. Россия спорт министры Олег Матыцин «Спорт: Россия һәм Африканың дуслык күпере» сессиясендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, ярышлар программасына спортның 25 төре керәчәк.
«Казан БРИКС Уеннарының 20-23 июньдә узачагын раслады. Программа спортның 25 төрен үз эченә ала, җыелма командалар, башка илләрнең командаларын чакырабыз», - дип искәртте ул.
Россия Президенты Владимир Путин май аенда Министрлар Кабинетына 2024 елда БРИКС спорт Уеннарын оештыру һәм үткәрү турында тәкъдимнәр җиткерергә кушкан иде. Быелның июнендә турнирны Казанда үткәрергә ниятләүләре турында билгеле булды, әмма төгәл датасы һәм ярыш дисциплиналарының саны хакында хәбәр ителмәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз