news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда БРИКС Уеннарына 100дән артык илдән гариза бирелгән

БРИКС Уеннарында катнашу өчен 100дән артык илдән 5 меңгә якын спортчы гариза биргән. Бу хакта РИА Новости «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» генераль директоры Максим Денисовка сылтама белән хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, әзерлек тулаем алганда билгеләнгән план буенча бара. Әмма 15 майга кадәр спорт төрләренең төгәл исемлеге билгеләнергә тиеш.

«Кайберләре буенча илләр җыелып бетмәгән, спортның һәр төре буенча 10 ил җыярга кирәк. Хәзерге вакытта без 100 илдән 4817 кешедән гариза алдык. Кайбер объектларда әле ремонт эшләре алып барыла», - дип белдерде ул Дәүләт Думасының Физик культура һәм спорт комитеты утырышында.

Искәртик, ярышлар Татарстан башкаласында 2024 елның 12-23 июнендә уза.

РУСАДА генераль директоры Вероника Логинова мәгълүматлары буенча, Уеннарга 15 меңнән артык билет сатылган.

«Без тамашачыларның кызыксыну артуын күрәбез. Кызганычка, хәзерге вакытта Уеннарны чит илләрдә күрсәтүгә гаризалар юк», - дип борчылуын белдерде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100