news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда БРИКС уеннарын уздыруга 1,2 миллиард сум акча тотылган

Казанда БРИКС уеннарын уздыруга 1,2 миллиард сум акча тотылган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда узган БРИКС уеннарының гомуми бюджеты 1,2 миллиард сумны тәшкил иткән. 200 миллион сумы – Татарстанның үзенеке, ә бюджетның калган өлеше – федераль акчалар булган. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

«Башка зур халыкара спорт чаралары белән чагыштырганда, бюджет зур түгел иде. БРИКС уеннары безгә якынча 1,2 миллиард сумга төште. Бу объектларны, юлларны ремонтлау һәм башка инфраструктура мәсьәләләрен хәл итү белән бәйле операцион бюджет. Минемчә, без яхшы суммага сыештык һәм лаеклы продукт әзерләдек», – дип билгеләп үтте спикер.

Спортчылар Казанга үз дәүләтләре ярдәме белән килде, моңа акча тотылмады, дип ассызыклады ул.

Леонов узган уеннарга нәтиҗә дә ясады. 27 спорт төре буенча ярышлар уздырылды, 82 илдән 3 меңгә якын спортчы катнашты. Гомуми медаль зачетында Россия лидер булды.

«Бик масштаблы проект килеп чыкты. БРИКС кысаларында мондыйны әле берәүнең дә эшләгәне булмады. Без монда перспектива күрәбез. Безнең шәһәр дөньядагы иң яхшы спорт инфраструктураларына ия. Ярышларны 17 объектта – Казанда урнашкан 16 объект һәм Мәскәүдә урнашкан бер объектта уздырдык», – дип дәвам итте министр.

Фактура һәм форматы буенча БРИКС Уеннары күбрәк Казан 2013 елда кабул иткән Универсиадага охшаган иде. Бу юлы да турнирга игътибар җәлеп итү эффектына ирешеп булды, гәрчә моңарчы аның турында күпләр белми иде дә, дип саный Леонов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100