news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда БРИКС Уеннары делегацияләре башлыклары очрашуында 35 ил вәкиле катнашачак

Казанда БРИКС Уеннары делегацияләре башлыклары очрашуында 35 ил вәкиле катнашачак
Фото: © «Татар-информ»

Казанда БРИКС-2024 Уеннарында чыгыш ясаячак командаларның делегацияләре башлыклары очрашуы старт алды. Анда башлыча онлайн-форматта барлыгы 35 ил вәкиле катнаша. Булачак турнирның инфраструктурасы белән күреп танышу өчен алты дәүләттән кунаклар килгән: Бахрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Венесуэла, Әзербәйҗан, Сербия һәм Конго.

«Без БРИКС Уеннарын үткәрү дәрәҗәсен зур халыкара вакыйгага күтәрәбез һәм делегация башлыклары очрашуын үткәрәбез. Өч көн дәвамында июнь аенда безгә киләчәк ил вәкилләренең барлык сорауларына җавап бирәчәкбез. Алар спорт объектларына, урнаштыру зоналарына, сервисларга һәм башкаларга кагылачак. Бу безнең шәһәр буенча тур булачак дияргә була. Спортчыларны безгә китерү өчен җаваплы кешеләр барлык кирәкле җавапларны алачак», - дип сөйләде Татарстан спорт министры Владимир Леонов.

Ул ассызыклаганча, БРИКС Уеннары Казандагы кебек масштабта беренче тапкыр узачак. Элек бу спортның берничә төре буенча күрсәткеч чыгышлар булса, хәзер алар зур халыкара турнирга әвереләчәк. Анда 4 меңнән артык спортчы киләчәк.

Хәзер Уеннар вакытында кулланылачак объектларның күбесендә реконструкция үткәрелә. Леонов май аена барлык эшләр дә тәмамланачак дип ышандыра.

Старт сессиясеннән соң командалар вәкилләре спортчылар урнаштырылачак Универсиада Авылы буенча беренче экскурсиягә китте. Аларга Уеннарга киләчәк кунаклар яшәячәк шартларны күрсәттеләр һәм тиешле инфраструктура белән таныштырдылар. Аннан соң алар турнир вакытында кулланылачак башка объектларга да барачак.

Казанга очрашуга шәхсән үзе килгән делегацияләрнең берсе – Венесуэланың спорт һәм яшьләр министры урынбасары Пабло Альфонсо Юстиз Араухо. Ул үз иле өчен Казандагы БРИКС Уеннары берләшмә белән мөнәсәбәтләрне ныгытуда бик мөһим дип ышандырды.

«Безнең максат – Россия белән Венесуэла арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү. Без БРИКСка керергә телибез, ә спорт – ул нәкъ менә илләр арасында дуслыкны ныгытырга мөмкинлек бирүче корал. Альянска керү безгә икътисади һәм сәяси потенциалны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Без күп яктан Россиягә тиңләшәбез», – дип аңлатты Латин Америкасыннан килгән кунак.

Венесуэладан Казанга 50ләп спортчы киләчәк. Алар спортның тугыз төре буенча ярышларда катнашачак, дип нәтиҗә ясады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100