news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда БРИКС саммитында Путин якынча 20 очрашу үткәрәчәк

Россия Президенты Владимир Путин Казанда БРИКС саммиты кысаларында якынча 20 ике яклы очрашу уздырачак. Бу хакта Дәүләт башлыгы ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр итте.

«Безнең Президент якынча 20 ике яклы очрашу уздырачак, шул исәптән саммитта катнашачак барлык зур һәм мөһим илләр, шулай ук башкалар белән дә», - диде спикер брифинг барышында.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза.

Элегрәк Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айдар Метшин Татарстан башкаласының халыкара чара уздыру урыны итеп сайлануын аңлатты.

news_right_1
news_right_2
news_bot