news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда БРИКС саммитында катнашучылар өчен 5 мең транспорт картасы әзерләнгән

Казанда БРИКС саммитында катнашучылар өчен 5 мең транспорт картасы әзерләнгән
Фото: Татмедиа

БРИКС саммиты чараларында хезмәт күрсәтүдә катнашучы хезмәткәрләр өчен чараның рәсми атрибутикасы төшерелгән 5 мең махсус транспорт картасы әзерләнгән. 2,5 меңнән артык картаны инде өләшкәннәр. Бу хакта журналистларга Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр итте.

«БРИКС илләре дәүләт башлыклары саммитын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты әлеге чарада катнашучы хезмәткәрләргә уңайлы булсын өчен транспорт карталары әзерләү турында карар кабул итте», – дип сөйләде Шакиров.

Аның сүзләренчә, бу карталар аларга Казанның җәмәгать транспортыннан, шул исәптән автобуслар, троллейбуслар, трамвайлар һәм метродан бушлай файдалану мөмкинлеге бирә.

«Бөтен персонал аэроэкспрессларда йөриячәк. Карталар тимер юл станцияләренә кадәр һәм кире юнәлештә җәмәгать транспортында барып җитү өчен каралган. Хезмәткәрләр чаралар тәмамлаганчыга кадәр бу карталардан файдалана алачак. Аннары картага мөстәкыйль рәвештә акча салып алга таба кулланырга була», - дип ачыклык кертте Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда мондый карталарның моңарчы да масштаблы чаралар үткәргәндә бирелгәне бар. «Йөрүләр санын, нинди транспорт төрен сайлауларын теркәп барачакбыз. Саммиттан соң боларны анализлаячакбыз, картаны тагын да уңайлырак итәчәкбез», – дип ассызыклады Шакиров.

Ул искәрткәнчә, БРИКС саммитына Казанга Татарстанда җитештерелгән 157 яңа автобус һәм Минскида җитештерелгән 39 троллейбус биреләчәк. «Аларның күбесе инде килде һәм маршрутларда эшли башлады», – дип йомгаклады Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100