news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда БРИКС саммиты VIP-кунакларына «люкс» Аурус машинасында йөрергә тәкъдим ителәчәк

Казанда БРИКС саммитына машинасыз килгән дәүләт лидерларына хәрәкәт итү өчен «люкс» Аурус машинасын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта ТР вице-премьеры, республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әйтте. Аның сүзләрен «Российская газета» китерә.

Спикер VIP-кунакларга Аурусның барлык вариантлары: «Арсенал», «Сенат Лонг» (озынайтылган) һәм «Коммендант» тәкъдим ителәчәк, дип белдерде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Исегезгә төшерик, 20-25 октябрьдә Казанда БРИКС саммитына багышланган «Сделано в Татарстане» күргәзмәсе уза. Аны ТР Дәүләт Советы бинасы каршында, шулай ук парламент эчендә күрергә мөмкин булачак. Экспозицияләр арасында КАМАЗлар, тракторлар, вертолетлар, пилотсыз очу аппаратлары, «Аврора» һәм «зәңгәр ягулык»та эшләүче экологик автобус бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot