news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда БРИКС саммиты вакытында самокат һәм велосипедларны прокатка алу тыела

Казанда 19 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр БРИКС саммиты оештырылган вакытта самокат һәм велосипед прокаты хезмәтләре тыелачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортындагы брифингта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров хәбәр итте.

«Самокат һәм велосипедларны арендага бирә торган компанияләр 19 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр хезмәт күрсәтмәячәк. Шәһәр үзәгендә дә, башка районнарда да. Бу террорчылыкка каршы комиссия тәкъдиме белән бәйле», - дип аңлатты Рөстәм Гафаров.

Аның әйтүенчә, хәзер шәһәрдән электр самокатлары һәм велосипедлар чыгару буенча эш алып барыла. Шулай ук бу чикләүләр каршерингка да кагыла (каршеринг – минут саен тарифлаштырылган автомобиль арендасы). Саммит уздыру сәбәпле, ябылырга мөмкин булган юлларда, муниципаль парковкаларда машиналарны калдырырга ярамый.

news_right_1
news_right_2
news_bot