news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда БРИКС саммиты программасы билгеле булды

Казанда БРИКС саммиты 22 октябрьдә XVI БРИКС саммиты дәүләтләре делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасы белән башланып китә. Алар рәсми булмаган төшке ашка җыела. Бу хакта чара сайтында чыккан программада хәбәр ителә.

Икенче көнне, 23 октябрьдә XVI БРИКС саммитының тар һәм киңәйтелгән составтагы утырышлары уза. Аннары XVI БРИКС саммитында катнашучы делегацияләр башлыкларының рәсми очрашуы һәм тантаналы кабул итү була.

Саммитның өченче көне, 24 октябрь XVI БРИКС саммитында катнашучы делегация башлыклары «аутрич»/ «БРИКС плюс» форматында уртак фотога төшү белән башланып китә. Алга таба XVI БРИКС саммитының «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы беренче пленар утырышы, ә аннан соң «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы (эшлекле иртәнге аш форматында) икенче пленар утырышы уза.

Моннан тыш, өченче көнне РФ Президенты Владимир Путин матбугат конференциясе үткәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100