news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда БРИКС саммиты чараларында 42 делегация катнашты

Казанда БРИКС саммиты чараларында 42 делегация катнашты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда БРИКС саммиты чараларында 42 делегация, шул исәптән 24 дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары, шулай ук алты халыкара оешма җитәкчеләре катнашты. Бу хакта «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә матбугат брифингында Россия Президенты киңәшчесе, БРИКС оештыру комитеты җаваплы сәркатибе Антон Кобяков хәбәр итте.

«Россия рәислеге елы бик нәтиҗәле булды. 200дән артык чара уздырдык, анда 10 меңгә якын кеше катнашты. Биш илнең лидеры Казандагы саммитта беренче тапкыр берләшмә чараларында катнаша», - дип сөйләде киңәшче.

Иң күп санлы делегацияләр Кытай, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Иран, Конго, Вьетнамнан килде, дип билгеләп үтте ул.

Кобяков сүзләренчә, ел дәвамында БРИКС дәүләтләре хезмәттәшлегенең мөһим юнәлешләре буенча фикер алышулар узды.

«Кайбер юнәлешләр буенча без коллегалар белән бик нык алга киттек. Барлык треклар буенча конкрет нәтиҗәләр бар. Быел Петербург форумы кысаларында ук уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча берничә инициатива эшләнде», - дип билгеләде ул.

Шундый инициативалар арасында, мәсәлән, БРИКС илләре телләрен өйрәнү өчен бердәм онлайн-платформа булдыру (шул исәптән ясалма фәһем кулланып), халыкара цифрлы һәм кадрлар платформаларын формалаштыру һәм башка проектлар.

«Берләшмә буенча партнерларыбыз Россиянең ашлык биржасын булдыру инициативасын хуплады. Бу юнәлештә эш алып барыла», - дип белдерде киңәшче.

Дөнья дәүләтләре арасында БРИКСка кушылу белән кызыксынуны ул ажиотаж дип атады. «Тагын утызлап ил я берләшмәнең тулы масштаблы әгъзасы булу, я БРИКС партнеры булган дәүләт статусын алу белән кызыксыну белдерде», - дип ассызыклады Кобяков.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге БРИКС саммиты киңәйтелгән форматта гына түгел, ә «халыкара мөнәсәбәтләр дөнья системасының трансформациясе иң кызган чагында» уза.

«Россия БРИКС өчен иң мөһим вакытта, берләшмә әгъзалары саны беренче тапкыр икеләтә арткан чакта рәислек итә. Бүгенге көндә дөньяда нәкъ менә БРИКСны күпполярлык локомотивы буларак кабул итәләр», - диде оештыру комитеты җаваплы сәркатибе.

Владимир Путин киңәшчесе БРИКС кысаларында хезмәттәшлек беркемгә дә каршы юнәлдерелмәгән, берләшмәнең максаты башка, дип белдерде.

«БРИКС – ул бертигез хокукларга ия булу һәм консенсус турында. Бу чын-чынлап суверен дәүләтләрнең уртак үсеш нәтиҗәсендә гомуми муллыгын ныгыту үрнәге», - дип йомгаклады Кобяков.

БРИКС илләре дәүләт башлыкларының уналтынчы саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100