news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда БРИКС саммиты барган көннәрдә ЮХИДИнең эш режимы үзгәрде

Казанда 17-28 октябрьдә БРИКС саммиты барган көннәрдә ЮХИДИнең эш режимы вакытлыча үзгәрде:

• 17-28 октябрьдә «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе филиалында (Җиңү проспекты, 214) гражданнарны кабул итү үткәрелми;

• 21-24 октябрьдә 1нче бүлектә (Оренбург тракты, 5) гражданнарны кабул итү үткәрелми;

• 23 октябрьдә ТЭЦ урамындагы 5нче йортта юлда куркыныч йөк ташу таныклыклары бирелмәячәк һәм гамәлдә булу вакыты озайтылмаячак;

• 2нче «ТТС» бүлеге (Декабристлар урамы, 81В һәм Җиңү проспекты, 194), шулай ук «КАН АВТО» (Себер тракты, 48 һәм Оренбург тракты, 209Б) гадәти режимда эшләячәк.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә искәртүләренчә, үз визитыңны Дәүләт хезмәтләре Бердәм порталында алдан планлаштырырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot