news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда БРИКС йорты ачыла

Казанда БРИКС йорты ачыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

21 октябрьдә Казанда БРИКС йортын ачу тантанасы була. Офис Корстон сәүдә үзәгендә урнашачак, дип хәбәр иттеләр Евразия халыкара университеты матбугат хезмәтендә.

Тантанада БРИКС илләреннән дипломатлар, Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Татарстан хакимият органнары вәкилләре, эшлекле бергәлек лидерлары катнаша.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, БРИКС йорты республика эшмәкәрләренә халыкара базарга чыгуда, башка илләр белән эшлекле һәм гуманитар элемтәләр урнаштыруда ярдәм күрсәтелә торган даими мәйданчык функцияләрен үтәячәк. Шулай ук БРИКС йорты бөтен дөнья буйлап Татарстанның уңай имиджын формалаштыру белән шөгыльләнәчәк.

Мондый мәйданчыклар берләшмәнең 10 илендә, шул исәптән Россиядә Мәскәү өлкәсе территориясендә һәм Санкт-Петербургта ачылган. Киләчәктә эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек үзәкләре Россиянең һәр төбәгендә эшләячәк дип көтелә.

  • 22-24 октябрьдә Казанда БРИКС саммиты уза, анда 33 ил вәкилләре катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot