Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда БПЛА зыян китергән йортны ремонтлаганнар: кешеләр үз фатирына кайтачак
Казанда Клара Цеткин урамындагы 31а йортның түбәсен ремонтлаганнар һәм җылылык контурын торгызганнар. 26 декабрьдә үк биредә яшәүчеләр үз фатирларына кайта ала. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте яза.
Искәртик, бу бина, БПЛА – пилотсыз очкыч һөҗүме сәбәпле, зыян күрде. Оча торган аппарат йортның чормасына эләккән. Нәтиҗә җылылык контуры җимерелеп, бөтен фатирларны су баскан. Соңрак шәһәр мэры Илсур Метшин түбәне һәм зыян килгән фатирларны оператив рәвештә ремонтларга кушты. Йортны капиталь ремонт планына керттеләр.
Һөҗүмнән соң 31а йортта яшәүчеләрнең күбесе туганнарына китте, тагын 14 кешегә «Релита» кунакханәсендә бүлмәләр тәкъдим иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз