news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда БПЛА һөҗүмендә зыян күргән «Лазурные небеса» торак йортының фасадын яңартачаклар

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләр сәбәпле, Казанда БПЛА һөҗүменнән зыян күргән «Лазурные небеса» торак комплексындагы йортның фасадын яңартачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га республика Рәисенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Әлеге факт буенча Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтенә эшләр күләмен һәм таләп ителгән сумманы ачыклау өчен техник һәм финанс исәп-хисаплар ясарга йөкләмә бирде. Моннан тыш, материалларны кайтару логистикасын эшләргә боерык бирелде, чөнки алмаштыру өчен, йорт төзегәндә кулланылган материал кирәк булачак. Җитештерүче чит илдә», – дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Шулай ук шушы вакыт эчендә, бинаны җентекләп тикшергәннәр, зыян күләмен ачыклаганнар һәм төзекләндерү-яңарту эшләре өчен смета хисабы әзерләгәннәр.

«Барлык чаралар өчен дә акча бүленде. Фасадларны чит илдән кайтарырга туры килгәч, объектив сәбәпләр аркасында, бу вакыт алырга мөмкин», – дип әйттеләр Рәиснең матбугат хезмәтендә.

Искәртеп үтик, узган елның декабрендә Украина беспилотниклары Татарстандагы торак йортларга һөҗүм итте. Беспилотниклар «Лазурные небеса», «Манхеттен» торак комплексларына, шулай ук К. Цеткин урамындагы йортка төште. Тагын бер БПЛА Кызыл Позиция урамындагы 5 йорт ишегалдына төште.

news_right_1
news_right_2
news_bot