Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда БПЛА һөҗүме куркынычы турында игълан ителде
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 08:50 сәгатьтә Казанда БПЛА һөҗүме булу куркынычы турында игълан итте.
Исегезгә төшерик, бүген иртән бөтен республика территориясендә һөҗүм булу куркынычы турында игълан ителде. Шул сәбәпле Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казан аэропортында Мәскәү, Усинск, Истанбул, Екатеринбург, Чиләбегә очучы самолетлар 1 сәгатьтән 4 сәгатькә кадәр тоткарлана. Мәскәү, Чиләбе, Дүшәнбе, Иркутск шәһәрләреннән килүче самолетлар Татарстан башкаласына планлаштырылганнан соңрак килеп җитәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз