Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда бозлы яңгыр яуган көнне юлларга 150 тонна тозлы ком сипкәннәр
Бу - гадәттә кар яуганда кулланыла торганнан берничә тапкырга күбрәк, ди шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.
(Казан, 21 ноябрь, "Татар-информ", Алексей Анисимов). Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин традицион эшлекле дүшәмбе җыелышында күптән түгел Казанда булган бозлы яңгыр нәтиҗәләренә каршы көрәш чаралары турында хисап тотты.
“Яңгыр явып, төнлә туңдыргач юлларда боз каткан иде. Ул вакытта шәһәр урамнарында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләреннән 3,5 мең кеше эшләде. Урам һәм подъезд җыештыручылар, электриклар, слесарьлар – бөтенесе дә чыкты”, - дип искәртте ул.
"Юлларга 150 тонна тозлы ком һәм реагентлар сибелде, бу - гадәттә, кар яуганда кулланыла торганнан берничә тапкырга күбрәк”, - дип өстәде Искәндәр Гыйниятуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз