Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда бозлавыктан беренче зыян күрүчеләр бар
Бүген иртән Совет районы травмпунктына өч кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Көннәр салкынаю һәм юлларда бозлавык булу сәбәпле, Казан трампунктына беренче зыян күрүчеләр мөрәҗәгать итә башлады.
“Татар-информ” МА хәбәрчесенә белдерүләренчә, бүген иртән Совет районы травмпунктына өч кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Алар җилкә һәм тез буыннары бәрелүдән зарланган, сыну очрагы да теркәлгән.
Киров районында ике кеше сыну һәм имгәнү белән травмпунктка мөрәҗәгать иткән. Шулай ук Авиатөзелеш районында бозлавыкта таеп егылып, иңбашы сынган хатын-кыз мөрәҗәгате теркәлгән.
Мондый һава шартларында табиблар сак булырга, тоташ табанлы аяк киеме кияргә һәм тайгак юлдан ашыкмыйча йөрергә киңәш итә. Ә өлкән кешеләргә, бик кирәк булмаганда, өйдән чыгарга киңәш ителми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз